ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2017 ел
сишәмбе

Ике атна әлмәтлеләр Волгоград өлкәсе Городищенск районының Россошинск мемориалы территориясендә казыну  эшләрендә катнаштылар. Исегезгә төшерәбез, "Хәтер вахтасы" быел үз байрагы астында Россиянең төрле шәһәрләреннән берничә команда җыйды. Бу чарада шулай ук әлмәтлеләр дә катнашты. 

"Мәхәббәт белән җылытылган гаилә" – шундый девиз астында шәһәрнең Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге мәдәният һәм ял паркында бәйрәм узды. Салкын һава торышына карамастан очрашу җылы һәм күңелле узды. 

Мәктәп каникуллары башлану һәм балигъ булмаган җәяүлеләр һәм пассажирлар саны арту сәбәпле, балалар юл-транспорт травматизмын киметү максатыннан 15 майдан 5 июньгә кадәр"Игътибар – балалар!" дип исемләнгән республика профилактик чара уздырыла.

 


15
май, 2017 ел
дүшәмбе

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның  13 нче июненә билгеләнгән Әлмәт шәһәре территориясендә сезонлы стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру буенча аукцион сатулары турында хәбәр итә. 

 

Казанда булып узган чарада безнең Әлмәт шәфкать туташларын да котладылар. Миләүшә Минеханова һәм Людмила Зарубежноваларга Мактау грамоталары тапшырылды.

Кичә әлмәт егетләре һәм кызлары мәктәп, студентлар һәм эшчеләр оешмаларының "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау отрядлары арасында үзешчән сәнгатьтенең XV юбилей фестивалендә җиңү яулап кайттылар. Фестиваль 12 нче майдан алып 14 нче марттка кадәр Алабуга шәһәрендә узды. Анда Әлмәт, Алабуга, Бөгелмә, Казан, Арча, Кукмора, Кама Аланы, Түбән Кама, Мөслим шәһәрләре һәм Тукай районыннан 14 команда катнашты.  

Киңәшмәне ачканда, район башлыгы Айрат Хайруллин Җиңү көнен үткәрүдә зур өлеш керткән район һәм шәһәр хезмәтләренә рәхмәт белдерде. 

18 май көнне Әлмәткә эш визиты белән РФ федераль антимонополия хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Рузалин Хабибуллин киләчәк. Визит кысаларында ул гражданнарны кабул итә, Әлмәт районы өчен әһәмиятле предприятиеләргә барачак.  Шулай ук район мәктәбенең  берсендә ачык дәрес үткәрү планлаштырылган.  

Күп еллар дәвамында төрле медицина белгечлекләре вәкилләре  тренировкалар көннәрендә  һәм медицина хезмәткәрләре арасындагы Спартакиада вакытында бергә җыелалар. Бу чара шәхси үрнәк белән сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән.  

 


12
май, 2017 ел
җомга

Әлмәттә әлеге истәлекле көн уңаеннан төрле чаралар узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International