18 май көнне Әлмәткә эш визиты белән РФ федераль антимонополия хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Рузалин Хабибуллин киләчәк. Визит кысаларында ул гражданнарны кабул итә, Әлмәт районы өчен әһәмиятле предприятиеләргә барачак. Шулай ук район мәктәбенең берсендә ачык дәрес үткәрү планлаштырылган.