Киңәшмәне ачканда, район башлыгы Айрат Хайруллин Җиңү көнен үткәрүдә зур өлеш керткән район һәм шәһәр хезмәтләренә рәхмәт белдерде. Узган ял көннәрне Әлмәттә триатлон буенча Россия Кубогы ярышларының беренче этабы узды. Ярышларда Россиянең барлык төбәкләреннән, шул исәптән Башкортстан Республикасы, Удмуртия, Киров өлкәсе, Краснодар ягыннан, Мәскәү, Саратов, Пермь шәһәрләреннән 200 дән артык спортчы катнашты. Шулай ук "Яшел фитнес" социаль-спорт хәрәкәтенең җәйге сезоны ачылды .