Күп еллар дәвамында төрле медицина белгечлекләре вәкилләре тренировкалар көннәрендә һәм медицина хезмәткәрләре арасындагы Спартакиада вакытында бергә җыелалар. Бу чара шәхси үрнәк белән сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән.
12 майда автокалада "Сәламәтлек-2017" Спартакиадасының зона этабы узды. Ярышлар бадминтон, волейбол, җиңел атлетика, өстәл теннисы, шахмат һәм аркан тарту буенча үткәрелде. Чарада Әлмәт, Бөгелмә,Яяшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре катнашты.