ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2017 ел
җомга

Хатын-кыз матурлыгы, ана һәм гаилә конкурсы “Нечкәбил-2017” ТР президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән үткәрелә. Унөч ел эчендә “Нечкәбил” конкурсы киң колачлы, көтеп алынган проектка  әверелде. 

Бүген Әлмәттә экология елына багышланган "Эшкә велосипедта!"  дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе узда.  Бу көнне әлмәтлеләр велосипед белән куллануның уңай ягын һәм нәтиҗәлелеген  бәяли алачаклар. Төп максат - велосипедның автотранспортка карата альтернатив ягын күрсәтү.

18 май көнне 17.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан "Тоннель" машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү узды. Чарада  6 ЮПХ экипажы һәм 13 ЮХИДИ инспеторы катнашты. Бер машина махсус тукталышка куелды.

Бүген Татарстан матбугаты көне билгеләнеп уза. Хөрмәтле журналистларне, полиграфчыларны,штаттан тыш хәбәрчеләрне, ветераннарны бу көнне ихлас күңелдән котлыйлар. Журналист сүзенең халыкның акылына һәм йөрәгенә йогынты ясау көче зур. Ләкин ул сүзнең һәр яклап үлчәнгән, дөрес булуы зарур, ул кешеләргә яктылык һәм яхшылык алып килергә тиеш.

 

«Мәдәни мохит» - ул әдәбият, музыка һәм сәнгать гармониясе. Бөтен җәйгә махсус программа да әзерләнгән. Проект кысаларында һәр шимбә көнне шәһәрнең 9 мәйданчыгында мәдәни-күңел ачу чаралары узачак.


18
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Район башлыгы Айрат Хәйруллин бүген балалар поликлиникасында һәм 3нче поликлиникада булып, ремонт эшләре белән танышты.

Халыкара артериаль гипертонияга каршы көрәш көне кысаларында барлык теләүче әлмәтлеләр үз артериаль кан басымын белә алды. Шулай дәвалау-профилактика учреждениеләре терапевтларыннан  консультация алдылар. Акция барышында Әлмәт поликлиникаларында кан басымнарын 265 кеше үлчәткән, 64 очракта югары кан басымы теркәлгән.

Әлмәт картиналар галереясе әлмәтлеләрне 20 майда 17.00 дан алып 22.00 га кадәр "Музей төне" акциясенә чакыра. Бу акция Халыкара музейлар көненә багышлана. Акция барышында кичке вакытта экспозицияләрне  бушлай карарга мөмкин. Шулай ук рәссамнар мастер-классларында катнашырга мөмкин булачак.

17 май көнне шәһәр стадионында гомуми белем бирү мәктәпләре өчен җәйге ГТО фестивале старт алды. Дүртйөздән артык малайлар һәм кызлар, кыска һәм озын дистанциягә йөгерү һәм  шулай ук спорт снарядын ераклыкка ыргыту буенча нормативлар бирделәр. 

Гаилә башлыкларының берсе, икенчесенә игълан итмичә генә, килешү ясаса, әлеге килешүне суд аша каратырга була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International