ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы карары нигезендә Рамазанның беренче көне 27-нче майга туры килә. Татарстан мәчетләрендә беренче тәравих намазы 26-нчы майда укылачак. 25-нче июнь көнне Ураза гаете булачак.
Шулай ук Рамазан аенда түләнә торган сәдака күләме дә билгеләнгән: фидия сәдакасы - 200 сум, фитыр сәдакасы - 100 сум. 2017 елга зәкәт түләү өчен нисаб күләме 198 000 сумга тиң, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайты.