ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Безнең тормышта һәрвакыт яхшылыкка да урын бар. Шунысы куанычлы, безнең янәшәбездә башка кешеләрнең  бәхетсезлегенә битараф булмаган кешеләр бар. Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында өлкән яшьтәге кешеләр төрле сәбәпләр буенча бер гаилә булып, бер йортта яшиләр. Биредә алар турында кайгырталар. Интернат аларның һәркайсы өчен дә лаеклы һәм тыныч тормыш гаранты.

 

Муниципаль берәмлекләрендә яшәүче кешеләрнең ил тормышында активрак катнашуын максат итеп куеп, "РусРегионИнформ" ИА һәм "Россия икътисадый сәясәте" журналы редакциясе http://rusregioninform.ru/predstavitelstvo Россия субъектларындагы муниципаль берәмлекләренең вәкиллеген формалаштыра.

25 нче июнь көнне "Яшел Фитнес" социаль-спорт хәрәкәтенең бушлай тренировкалары шәһәрнең 5 мәйданчыгында узачак. Бу чара Яшьләр көненә багышланган. 

2017 елның май аеның соңгы декадасында һәм июнь башында Татарстан Республикасында торак йортларның тәрәзәләреннән кече яшьтәге балаларның 5 егылып төшү очрагы теркәлгән.   Шуларның икесе үлемгә китергән,  3 очракта балалар авыр травмалар алган.


20
июнь, 2017 ел
сишәмбе

21 июньнең төнендә әлмәтлеләр «Свеча памяти» бөтенроссия патриотик акциясенә кушыла алачак.

23 июньдә  Чебоксарда эшмәкәрләр өчен форум уза. Сезне дә катнашырга чакырабыз. Оештыручының контактлары: Сударева Лилия, 8(495)783-58-14 (доб.1220), sudareva@bsaward.ru.

Форум сайты: премиябизнесуспех.рф. Тулырак сайтның рус телендәге вариантында.

Ике йөз килограмм балык маймычы бүген Миннебай авылы буасына җибәрелде.  Карплар, ак амурлар һәм тостолобиклар Арча рыбхозыннан килгән. Миннебай буасы - Әлмәт районында маймычлар җибәрелгән алтынчы сулык.

Идел буе халыкларының  урыс Тройца һәм татар Сабан туе, чуашларның фольклор бәйрәме – “Учук” һәм мордва (эрзя) халкының «Балтай» бәйрәмнәре үз гореф-гадәтләренә ия: алар барысы да җәйне мактыйлар. Авылларда чәчү эшләре төгәлләнгәч, яңгыр көтәләр, ә  инде алардан соң - бай уңыш. 

Әлмәт шәһәренең икенче санлы лицее укучысы Руслан Мансуровның профиль математикасы буенча БДИдан 100 % нәтиҗәгә кадәр бары ике балл җитмәгән.

 

Әлмәттә юл йөрү хәрәкәтләре буенча чара булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International