Әлмәт шәһәренең икенче санлы лицее укучысы Руслан Мансуровның профиль математикасы буенча БДИдан 100 % нәтиҗәгә кадәр бары ике балл җитмәгән.
2 июнь көнне шул фәннән имтихан тапшырган 628 укучыдан, 36 кеше 80 һәм аннан артыграк балл җыйган. Район буенча уртача балл 51,28 тәшкил итте, (чагыштыру өчен: республика буенча – 55,19).