ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

19-27 июльдә Әлмәттә "Странствующие куклы господина Пэжо" театры белән “Татнефть” компаниясенең “Урам театрлары» уртак проеты кысаларында пантомима буенча мастер-класслар уза. 

 

11 нче июльдән алып 17 июльгә кадәр Әлмәт районында узган яшь геологларның IV республика ачык кыр олимпиадасының җиңүчеләре билгеләнде. 

 

13 июльдән алып 16 июльга кадәр Түбән Новгородның "Пассаж" ат спорты мәктәбендә төбәкара турнир Чемпионаты һәм  һәм конкур буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды. 

ТР кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хәбәр итүенчә, лаборатор тикшеренүләр үткәргәннән соң, Әлмәт шәһәр күленең суы норматив документлар буенча санитар-химик һәм микробиология күрсәткечләре буенча гигиена таләпләренә җавап бирә дигән нәтиҗәгә килгәннәр. 

Әлмәттә уңайлы велоинфраструктура булдырылган. Һәм әлбәттә аның актив файдаланучылары да барлыкка килгән. Күбесенчә ул балалар һшм яшүсмерләр. Нәкъ менә әлеге категория белән актив әңгәмәләр үткәрергә һәм велосипедта дөрес йөрергә өйрәтергә кирәк. Бүгенге көндә бу юнәлештә шәһәрнең яшүсмерләр клублары эшли.

2 нче сентябрь көнне 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр "Татнефть Әлмәт марафоны" массакүләм җиңел атлетика буенча ярышлар оештырылу сәбәпле, шәһәрдә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. 

17 июль көнне Лениногорск районының Зәй-Каратай авылы мәдәният йортында Әлмәт үзешчән коллективлары "Җырлыйм туган якта" дип исемләнгән концерт куйдылар. 


19
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Әлмәт журналистлары капиталь ремонт программасына кергән йортларда ремонт эшләре белән таныштылар.

Бүген шәһәрнең үзәк мәчетендә район һәм шәһәр имам-мөхтәсибе Фәгим хәзрәт Әхмәтҗанов катнашында пресс-конференция узды. Ул күптән түгел генә яңа срокка яңадан сайланды. Фәгим хәзрәт узган елга йомгак ясады һәм журналистларны киләсе ел планнары белән таныштырды. 

23 нче июль көнне "Яшел Фитнес" социаль-спорт хәрәкәтенең бушлай тренировкалары шәһәрнең 5 мәйданчыгында узачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International