Әлмәт шәһәренең яшь геологлары олимпиадада призлы урын алган

2017 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

11 нче июльдән алып 17 июльгә кадәр Әлмәт районында узган яшь геологларның IV республика ачык кыр олимпиадасының җиңүчеләре билгеләнде. 

Марафон барышында 300 дән артык укучы төрле бәйгеләрдә катнашты. Ачык кыр олимпиадасы нәтиҗәләре буенча беренчелекне Казанның "Наутилус" командасына бирделәр. Икенче урынны Әлмәт шәһәренед "Девон" командасы отты. Өченче урын Түбән Кама шәһәренең "Азурит" командасында. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International