Әлмәттә язучы һәм җәмәгать эшлеклесе белән иҗади очрашу үтте

2017 елның 23 августы, чәршәмбе

Чараның максаты физик мөмкинлекләре чикләнгән яшь язучы Лилия Заһретдинованы яшүсмерләр белән таныштыру иде. Яшь язучының һәрнәрсәдән тәм таба белүе, зәңгәр күккә карап үзен бәхетле итеп хис итүе, якыннары һәм дуслары турында дәртләнеп сөйләве безгә тормыш кыйммәтләрен аңларга ярдәм итте. 

Тормыш сынаулары бик кыен булуга карамастан, Лилия Заһретдинова төшенкелеккә бирелми. Ул үзенең нечкә күңелендә сакланган шатлыклы һәм сагышлы тойгыларын тирән мәгънәле шигырь юллары аша безгә җиткерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International