«Шәһәрнең мəдəни мохите» әлмәтлеләргә һәм шәһәр кунакларына күңелле хисләр бүләк итәчәк

2017 елның 23 августы, чәршәмбе

Әлмәтлеләр соңгы шимбә кичен «Шәһәрнең мəдəни мохите» проекты белән бергә үткәрә алачак. 26 август көнне мәдәни-күңел ачу чаралары 11 мәйданда узачак.

18.00 сәгатьтә «Яшьлек» скверында шәһәрнең иҗади коллективлары катнашуы белән "Балалар йөрәкләре музыкасы" концерты узачак. Аниматорлардан күңел ачу программасы оештырылачак.

"Иске Әлмәт" мәдәният сарае каршында  «Старая Гвардия» ВИА һәм район мәдәният йорты артистлары катнашуы белән "Эссе җәй, минем белән бул" концерты көтәчәк.

Шулай ук бу шимбә көнне Ленин урамында әлмәтлеләр "Роликларда шариклар" дус компаниясе белән очраша алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International