"Татарстан Республикасы волонтерлык үсеше үзәге" региональ яшьләр иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрлык һәм Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгы ярдәме белән 2017 елның 11 сентябреннән 13 октябрьгә кадәр "Сәламәтлек сессиясе" халыкара проектының "Профилактик биремнәр пакетының" II этабын башлап җибәрә.
Биремнәрне тормышка ашыруда 14-25 яшьтәге сәламәт яшәү рәвеше идеяларын пропагандалаучы "Сәламәтлек сессиясе" халыкара проекты волонтерлары, шулай ук волонтерлык хәрәкәтләренең лидерлары һәм активистлары, шәһәр һәм райондагы югары һәм урта махсус уку йортларының волонтерлык отрядлары/оешмалары катнаша ала.
Проектны тормышка ашыру буенча мәгълүматны һәм сорауларга җавапларны ksddrt@mail.ru электрон адресы һәм 8(843) 231-82-24, 8-927-443-05-71, 8-919-681-02-46 телефоннары буенча алырга була.