ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Әлеге чара көзге каникуллар вакытында алып барыла һәм юл куркынычсызлыгын үз эченә ала. Бу чорда балаларның куркынычсызлык каешларын куллануларын да тикшерәчәкләр.

27 октябрь көнне Әлмәт үзәк район хастаханәсендә  «Бүсер хирургиясе» и «Бариатрик хирургия» темалары каралды. ФПК МР МИ РУДН хирургия кафедрасы мөдире профессор  Валерий Егиев һәм  «СМ-клиника г. Москва» дан  баш хирургның урынбасары Владислав Давыдов  пациентларны дәвалау тәҗрибәсе белән уртаклаштылар,  мастер-класс  уздырдылар.

Узган шимбәдә 2 нче мәктәп республиканың 8 районыннан килгән бадминтончыларны кабул итте. Биредә бадминтон буенча командалар Чемпионаты һәм Татарстан беренчелеге узды.

 «Металлург»  командасы белән барган ярышта командалар счет ача алмый азапландылар. Икенче периодта Денис Курепанов новокузнецк командасының оста уенчысы Ивана Касутинны отты.


28
октябрь, 2017 ел
шимбә

Бүген башкарма комитет хезмәткәрләре һәм   муниципаль оешма, предприятие вәкилләре өмәгә чыктылар. Алар ике зиаратны -  7-нче  православие һәм 2-нче мөселман зиаратларын җыештырдылар.

Татарстан Республикасында төзелеш объектларында хезмәтне саклау нормалары үтәлешен тикшерү дәвам итә. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе 2017 ел башыннан 1 мең 516 тикшерү үткәргән. Хезмәтне саклау нормалары һәм кагыйдәләре үтәлеше бозылу буенча 12 миллион 682 мең сумга 404 карар чыгарылган.

«Без бу премияне 2006 елда ул вакыттагы Татарстан Язучылар берлеген җитәкләгән Илфак Ибраһимов белән башлап җибәргән идек, – дип чыгышын әдәби премиянең тарихыннан башлады «Татнефть» компаниясе генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев. – Әмма акча бирү белән генә булмый бит әле. Аны оештырырга да, аңа лаек булган талантлар булуы да кирәк. Безнең андый талантларыбыз бар һәм премиянең абруе елдан-ел арта бара.Әдәби премия лауреатларын Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасын башкаручы Светлана Лаптева, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов котлады.


27
октябрь, 2017 ел
җомга

 30 октябрь -  сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Репрессия корбаннары, рәсми чыганакларга караганда,  10 млн нан артып киткән.Әлмәт җирлегендә  репрессия корбаннарын Хәтер мәйданында искә алдылар. Бүген уздырылган чарада район җитәкчелеге, министрлыклар ведомстволары һәм идарә башлыклары, сәяси репрессия корбаннары, хезмәт ветераннары, укучылар катнашты.

Казанда Бөтенроссия шәфкать туташлары конгрессы узды.Экспертлар бүген медицина персоналының абруен күтәрү һәм аның квалификациясен камилләштерү мәсьәләләре турында, авыручыларны тәрбияләү өлкәсендә яңа технологияләр турында, шәфкать туташлары эшенең барышын информатизацияләү турында, шулай ук  һөнәри янып бетү белән көрәшү алымнары турында фикер алыштылар. Конгресста шәфкать туташы һәм пациент үзара тәэсир итү буенча иң яхшы россия һәм халыкара белгечләрнең тәҗрибәсе тәкъдим ителде.

Бүген "Первомайский" хуҗалыгы базасында терлекчелек буенча семинар узды. Анда мал башын арттыру, җитештерүчәнлек һәм малларны кышкы чорда ашату турында сүз алып барылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International