ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Конференция Лениногорскида узды. Биредә Әлмәт укучылары һәм укытучылары 4 тәҗрибә эше күрсәттеләр.

Анда 6 кешенең бизнес-планнары каралды, шуларның 5 се лаеклы якланды. Аларның бизнес-планнары түбәндәге өлкәләрне үз эченә алды: берәмләп сату,  техник хезмәт һәм транспортны ремонтлау, кием ремонтлау,  картриджларны тутыру һәм башкалар.

Ярышларда 22 мәктәптән һәм 8 уку йортыннан спортчы катнашты. Мондый ярышлар республикада иң киңкүләмле буларак беренче тапкыр уздырылды.

Фестивальдә калабызның 58 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре катнашты.  Татар КВН лигасы 28 октябрь көнне  «Ак Барс» яшьләр үзәгендә узды. Бирегә үзара көч сынашырга 11 команда җыелды.

ТР  Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 1 ноябрьдә,болытлы булачак. Яңгыр, юеш кар һәм бозлавык көтелә.  Минималь температура төнлә   -2..+3º,максималь температура көндез  0..+5º.

3 ноябрьдә Әлмәтнең картиналар галереясында "Иҗат төне" узачак. Ул Экология елына һәм октябрь революциясенең 100 еллыгына һәм Бердәмлек көненә багышлана. Чара кысаларында мастер-класслар да уздырыла. Алдан язылу өчен телефон: 31-70-86


30
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Шигъри бәйгедә 18 кеше катнашты. Иң кечкенәсенә   Раил Гиздатуллинга  11 яшь, ә иң өлкәне булган  Сания Хәлим кызы Сәлимовага -   82. г. Алар үзләренең чыгышларында Аллаһка карата булган тирән хисләрен рус һәм татар телләрендә башкардылар. 

23.10-26.10.2017 Пензада узган ярышларда 732 спортчы катнашты. Әлмәттән дүрт йөзүче ярышты. Аларның һәрберсе призлы урыннарга лаек булды.

Киңәшмәдә Экология департаменты җитәкчесе Айнур Исхаковның чыгышы тыңланды.Киңәшмәне Марат Гыйрфанов алып барды. Марат Нилевич агач утыртуның киләсе елда да дәвам иттереләчәген ассызыклады.

Бүгенге дүшәмбе киңәшмәсендә ТКХ системасының эшчәнлеге турында сүз барды. ТКХ департаменты җитәкчесе Җәүдәт Сөләймановның чыгышы тыңланды. Киңәшмәне Марат Гыйрфанов алып барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International