Әлмәттә торак төзелеше, капремонт һәм авыл хуҗалыгы сорауларын карадылар

2017 елның 28 октябре, шимбә

Татарстан Республикасында төзелеш объектларында хезмәтне саклау нормалары үтәлешен тикшерү дәвам итә. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе 2017 ел башыннан 1 мең 516 тикшерү үткәргән. Хезмәтне саклау нормалары һәм кагыйдәләре үтәлеше бозылу буенча 12 миллион 682 мең сумга 404 карар чыгарылган.

Шушы мәгълүматлардан бүген Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин республика киңәшмәсендә үзенең докладын башлады.

Киңәшмә Татарстан Хөкүмәте йортында узды, аны  Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин алып барды. Видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә республиканың барлык муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында 2017 елның 27 октябренә 1 892,9 мең кв.  м торак файдалануга тапшырылган. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 101% тәшкил итә. Питрәч, Әтнә, Лаеш, Биектау һәм Актаныш районнарында торакны файдалануга тапшыру планы үтәлгән.

Татарстан Президенты карамагындагы дәүләт торак фонды социаль ипотека программасы буенча статистика органнарына 348,5 мең кв. м мәйданда 129 йорттагы 6 мең 149 фатир буенча хисап тотты. 2017 елда инвестиция программасы буенча төзелүче 82 объектның 70е югары әзерлек дәрәҗәсендә, 12се уртача әзерлектә.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры сүзләренчә,2017 елда аренда торагы программасы кысаларында 22,6 мең кв. м мәйданда 387 фатирлы 17 йорт төзү планлаштырылган.  Инде 21,7 мең кв. м мәйданда 363 фатирлы  16 йорт файдалануга тапшырылган (Югары Осланда - 9, Чирмешәндә - 1, Мамадышта - 4, Әлкидә - 2). Апас районында 24 фатирлы йорт тапшыру стадиясендә тора, анда эчке эшләр бара.

Республикада шулай ук караучысыз калган ятим балаларны торак белән тәэмин итү буенча эш дәвам итә.

2017 елның 27 октябренә 50 күп балалы гаиләгә сертификатлар рәсмиләштерелгән, шуларның 43е гамәлгә кертелгән.

Татарстанда “Авыл клублары” программасы буенча 31 объектның 29ында эшләр төгәлләнгән.

Республикада ветеринария берләшмәләре һәм авыл хуҗалыгы идарәләрендә капиталь төзекләндерү эшләре тулысынча башкарылган.

Ирек Фәйзуллин шулай ук искә алганча, 2017 елда Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә 74 амбулатор-поликлиника бинасын капиталь төзекләндерү каралган һәм аларның барысында да эш башланган.

Татарстанда шикәр чөгендере уңышын җыюның барышы һәм кырларда киләсе ел уңышы өчен башкарылган эшләр хакында бүген Татарстан Премьер-министр урынбасары - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде.Марат Әхмәтов сүзләренчә, республикада 500 мең гектардан артык көзге культуралар чәчелгән. Барлык кырларда да җирне төп эшкәртү дәвам итә. 2 млн. гектар сөрүлек җиренең 1,8 млн. гектары эшкәртелгән, шуларның 470 мең гектары тирәнгә сөрелгән.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, шикәр чөгендере уңышын җыю республикада соңгы гектарларда бара. “Бүген иртәнгә 2 мең гектардан кимрәк калды, - диде ул. – Инде бүген республика чөгендер игү тарихында беренче тапкыр 3 миллион тонна чиген узды. Ә берничә ел элек без 2 млн. тонна уңыш җыю турында хыяллана идек”.

Шикәр чөгендере җыю эше 12 районда төгәлләнгән. Алар арасында Сарман, Зәй, Мөслим районнары. Иң югары уңыш Актаныш районында –  гектардан 518 ц.Буа, Нурлат, Чирмешән районнарында 400 гектардан 700 гектарга кадәр шикәр чөгендерен җыеп аласы калган.

Моннан тыш, республикада көнбагыш уңышын җыю дәвам итә – бүгенге көнгә 50 мең гектардан артык, яисә 38%, уртача уңыш бер гектардан якынча 15ц.

Кукуруз уңышын җыюга килгәндә, бүгенге көнгә 240 мең гектарның 180 меңендә уңыш җыеп алынган, шулардан бөртеккә  – 12,4 мең гектар. Бөртекнең тулай җыемы 45 мең тонна  тәшкил итә, уңыш гектардан 36,3 ц. чыга.

Мөһим сораулар җирле урында да тикшерелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International