3 ноябрьдә Әлмәтнең картиналар галереясында "Иҗат төне" узачак. Ул Экология елына һәм октябрь революциясенең 100 еллыгына һәм Бердәмлек көненә багышлана.
Гидрометүзәк хәбәр иткәнчә, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Күпчелек районнарда кар һәм юлларда бозлавык. Җиңелчә буран да чыгарга мөмкин. Минималь температура төнлә -3..-8º,максималь температура көндез -2..+2º.
Көз кешеләрне иҗатка илһамландыра торган чор ул.
Әлмәтлеләр зур этнографик диктант яза алачаклар. Халыклар бердәмлеге көне алдыннан – 3 ноябрь көнне «Зур этнографик диктант» узачак. Әлеге чара мәдәни-агарту акциясе кебек уза. Быел ул халыкара статусын алды. Шуңа да анда Россиядә яшәүчеләр генә түгел, ә чит ил кешеләре дә катнаша ала.
Чираттагы уенда Әлмәтнең "Нефтяник" ХК "Ермак"ны җиңде.
"Безнең кадерле ветеран" һәм "Актив озак яшәү" проектлары Әлмәттә уңышлы тормышка ашырылуын дәвам итә.
23 октябрь көнне «Гранд Отель Казань»гостиницасында "Лидер-2017" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru.
Габдрахман авылында бассейны да булган зур спорткомплексы төзелә. Бассейн 3 юллы, 25 метр озынлыгында булачак. Ул авылдашлары Шәфәгать Тәхаветдиновның финанс ярдәме белән төзелә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Техас штатының Хьюстон шәһәрендә урнашкан хосусый тикшеренү университеты – Райс Университетында булды. Райс Университеты вәкилләре Татарстан белән, аерым алганда, Әлмәт дәүләт нефть институты белән киләчәк хезмәттәшлек турында үз карашлары белән уртаклаштылар.