Шигъри бәйгедә 18 кеше катнашты. Иң кечкенәсенә Раил Гиздатуллинга 11 яшь, ә иң өлкәне булган Сания Хәлим кызы Сәлимовага - 82. г. Алар үзләренең чыгышларында Аллаһка карата булган тирән хисләрен рус һәм татар телләрендә башкардылар. Җиңүчеләр дип Сөләй мәктәбе укучысы Гөлшат Җаббарова һәм Сания Сәлимова билгеләнде. Барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды.