Әлмәттә район башлыгы һәм йөзү буенча Федерация кубогына ярышлар узды

2017 елның 31 октябре, сишәмбе

Ярышларда 22 мәктәптән һәм 8 уку йортыннан спортчы катнашты. Мондый ярышлар республикада иң киңкүләмле буларак беренче тапкыр уздырылды.

Ярышта катнашучыларны Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин исеменнән ӘМР Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, йөзү буенча район һәм шәһәр федерациясе президенты Ренат Нугайбеков сәламләделәр.

Нәтиҗәдә мәктәп укучылары арасында беренчелекне 2 нче математика лицее, ә зурлар арасында Әлмәт политехника техникумы спортчылары яулады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International