Волжск шәһәрендә яшь егетләр арасында Л.М. Лобаницкий истәлегенә багышланган Марий целлюлоза-кәгазь комбинаты бүләкләренә грек-рим көрәше буенча бөтенроссия турниры узды. Бу ярышларда Волгоград, Волжск, Йошкар-Ола, Әлмәт һәм башка шәһәрләрдән 180 спортчы катнашты. Әлмәтне ярышларда олимпия резервы спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегендә шөгыльләнүче 11 егет тәкъдим итте.
1 урынны 46 кг авырлыкта Каримов Ибраһим, 2 урынны 35 кг. авырлыкта Галиев Ралиф, 3 урынны 40 кг. авырлыкта Манукян Вачик, 3 урынны 54 кг. авырлыкта Зиннуров Ильяс яулады.