Әлмәттә күрү әгъзалары авырулары профилактикасы буенча ункөнлек уза

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Республикада әлеге ункөнлек 4 ноябрьдән 13 ноябрьгә кадәр үткәрелә. Табиблар күрү начарланган очракларның 80% кисәтергә яки дәваларга мөмкин дип фаразлый. Күпчелек күз авырулары артык киеренкелектән барлыкка килә. 

Күрү әгъзалары авыруларына дучарлар күпчелек очракта: хезмәтләре зарарлы производство, озак карап тору йөкләнеше белән бәйле булганнар, якын туганнары шундый охшаш авыруларга ия булучылар,  тәмәке тартучылар, нерв авырулары кичергәннәр, кан басымы бик югары кешеләр, бөерләре белән проблемалары, авырлы вакытта төрле тайпылышлары, кан авырулары булганнар.

Яхшы күз күремен ничек сакларга?

Эш урынын тәртипкә кертергә, экран яки китапка бик якын карау зарарлы икәнен истән чыгармаска,  эш вакытында 3-5 минутлык булса да тәнәфес ясап алырга, күзләрне артык нык кояш нурларыннан сакларга  кирәк. Физкультпаузалар ясау, массаж файдалы, дөрес туклануны истән чыгармау хәерле. Күзләр өчен су процедуралары да яхшы. 

Тәмәке тартуны ташлагыз: төтен, һичшиксез, күз күремен начарайта.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International