Бүген "Юбилейный" спорт сараенда "Татнефть" ГАҖ генераль директоры, ТР Хоккей федерациясе президенты Наил Маганов "Нефтяникның" хоккейчылары һәм тренерлар составы белән очрашты, ММЧ вәкилләре шулай ук чакырылган иде. Пресс-конференциядә район башлыгы Айрат Хәйруллин, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры урынбасары, "Нефтяник" ХК президенты Ринат Шәфигуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Наил Өлфәт улы "Нефтяник" хоккей клубының яңа генераль директоры Мансур Усманов белән таныштырды. "Татнефть" башлыгы Җәмил Мисбах улы Насретдиновны 18 ел эчендә нәтиҗәле эш өчен рәхмәт белдерде, аның Әлмәттә хоккейны саклап калганын, аның нык нигезен төзегәнен билгеләп үтте. Наил Өлфәт улы "Татнефть" компаниясе алга таба да хоккей клубына кирәкле ярдәм күрсәтүенә ышандырды.