10 ноябрь көнне Әлмәттә балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында "Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим" республика бәйгесенең муниципаль этабы узды. Чара 2нче "Балачак планетасы" балалар бакчасында узды.
Бәйгедә Әлмәтнең 2, 5,22,31,37,44,46,54,63нче һәм Рус Акташының 1нче балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашты.
Район дәрәҗәсендә рус телендә сөйләшүче тәрбиячеләр арасында профессиональ һөнәрчелектә 46нчы балалар бакчасыннан Юлия Мухаметзянова җиңеп чыкты. Икенче урында Любовь Радионова (2нче балалар бакчасы) һәм Светлана Батырова (22нче балалар бакчасы). Өченче урын Светлана Денисова (1нче Рус-Акташ балалар бакчасы) һәм Ирина Семеновага (54нче балалар бакчасы) бирелде.