ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Әлмәт муниципаль районы официаль сайты  almetyevsk.tatar.ru «Иң яхшы муниципаль сайты» Бөтенрәсәй бәйгесендә катнаша.

Узган төндә Әлмәттә 5,4 миллиметр явым-төшем яуды, кар капламының биеклеге 7 сантиметр тәшкил итте. 

Предприятиенең агымдагы елдагы эшчәнлеге белән "Әлмәт-Водоканал" җәмгыяте генераль директоры Раушан Хафизов таныштырды.  2013 елдан "Әлмәт-Водоканал" су белән тәэмин итүче бердәнбер предприятие санала.Су халыкка килеп җиткәнче  натрий гипохлориты белән эшкәртелә. Раушан Газизҗанович башкарылган эшләр белән таныштырды, алдагы бурычларны бәян итте.Район башлыгы Айрат Хәйруллин су югалтуларга чик куелырга тиешлеген ассызыклады, чистарту корылмалары буенча проект-смета документлары һәм суның сыйфатын күз уңында тотарга кирәкле буенча күрсәтмәләр бирде.

 

Әлеге актуаль тема буенча  эшлекле дүшәмбедә ФГФУАС «Республиканского центра по профилактике и борьбе со СПИД и инфекционными заболеваниями МЗ РТ" баш табибы  Раушания Усманова чыгыш ясады.  - ВИЧ-инфекции проблемасы бик  актуальбүген. Атна саен республикада 25 кеше авыру йоктыра, Әлмәттә уртача алганда 1-2 . Ноябрь аеннан Әлмәттә авыру күрсәткече кими төште. Раушания Ильясовна бүгенге көндә авыруны кисәтү чаралары һәм аны киметү буенча башкарылган чараларны бәян итеп узды.

Район активы белән киңәшмәдә ветераннар Советы рәисе Василий Самойловның чыгышы тыңланды. Оешмада  47 меңнән артык кеше исәплән, шуларның 90ы - сугыш ветераннары.

6 декабрьдә иртәнге 8 дән эшләр тәмамланганчы вакытлыча салкын су бирүне туктатып торалар. Бу чикләү Маяковский урамына кагыла. 

Бүген, 4 декабрь көнне, көньяк-көнбатыштан циклонның якынаюыннан килеп чыккан атмосфера басымының кимүе нигезендә регионда болытлы һава торышы сакланачак. 


2
декабрь, 2017 ел
шимбә

Быел "Студент-шоу" фестивалендә 9 команда катнашты: "Политех" - Әлмәт политехник техникумы, "Тет-а-тет" - ӘДМХИ, "Своя атмосфера" - Әлмәт медицина көллияте, "Всё свои" - КИУ, "ХЛЕБ" - Әлмәт политехник техникумы, "Сборная ТИСБИ" - "ТИСБИ" идарә университетының Әлмәт филиалы, "АПК" - Әлмәт һөнәри көллияте, "С АГНИ" – Әлмәт нефть институты. Кунак буларак Лениногорск нефть техникумыннан "Smile" командасы кабул ителде. 

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек һәм уздыру чорында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

ТР  Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә,  3 декабрь көнне, болытлы һава торышы көтелә. Кар, юеш кар рәвешендә явым-төшемнәр, урыны белән бозлы яңгыр һәм яңгыр. Кайбер районнарда буран, бозлавык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International