Предприятиенең агымдагы елдагы эшчәнлеге белән "Әлмәт-Водоканал" җәмгыяте генераль директоры Раушан Хафизов таныштырды. 2013 елдан "Әлмәт-Водоканал" су белән тәэмин итүче бердәнбер предприятие санала.Су халыкка килеп җиткәнче натрий гипохлориты белән эшкәртелә. Раушан Газизҗанович башкарылган эшләр белән таныштырды, алдагы бурычларны бәян итте.Район башлыгы Айрат Хәйруллин су югалтуларга чик куелырга тиешлеген ассызыклады, чистарту корылмалары буенча проект-смета документлары һәм суның сыйфатын күз уңында тотарга кирәкле буенча күрсәтмәләр бирде.