Иске Яңа ел - сирәк була торган тарихи феномен, елларны исәпләүгә үзгәрешләр кертелү нәтиҗәсендә барлыкка килгән өстәмә бәйрәм. Календарьләрнең аерылуы аркасында без ике "Яңа елны" бәйрәм итәбез - иске һәм яңа стиль буенча. Әлмәтлеләрне бәйрәм кәефләрен озайтырга һәм бкргәләп шушы уникаль бәйрәмне билгеләп үтәргә чакыралар.
Алар Шарлавыклар буасында, Татарстан нефтенә 60-еллык исемендәге шәһәр паркында, Әлмәткә 60-еллык исемендәге скверда, "Татнефть" ГАҖнең үзәк бинасы янындагы мәйданда, "Мегаполис" клубы алдындагы мәйданда, Нефтьчеләр мәйданының үзәк шугалагында узачак. Әлмәтлеләрне бәйрәм чараларында көтәләр.