10 гыйнвар көнне якташыбыз Талгат Миннибаевка 65 яшь тулыр иде. Журналист, галим, философ, сәясәтче. Күпләр шушы искиткеч кешенең исеме белән газета һәм журналларда басылып чыккан сәяси-мәгънәле фәлсәфи хезмәтләре аша таныш.
Ул 1953 елда Татарстан Республикасы Әлмәт районының Кичучат авылында туган. Кичучат авылында сигез сыйныфны тәмамлагач, урта белемне Әлмәт шәһәренең 1нче мәктәбендә алды. 1970-75 елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультетында укыды, ә 1982 елда М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында кандидатлык диссертациясен яклады. Аңа филологик фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсе бирелде. Ул Казан дәүләт университетында укытты. Журналистика теориясе һәм практикасы кафедрасы мөдире булды. Өч тел белгече. 1991 елның 31 мартында аның йөрәге тибүдән туктады.