24 февраль көнне, «Кышкы мәдәни мохит» проекты кысаларында, нефть башкаласы мәйданчыкларында күңел ачу-уен программалары оештырылачак. Чаралар «Татнефть» компаниясе каршындагы, Нефтьчеләр мәйданнарында, Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге паркта, Хак хөкем йорты кырындагы һәм «Мегаполис» клубы мәйданнарында узачак.
Биналарга урнаштырылган махсус датчиклар ярдәмендә җыелган мәгълүматлар бик күп проблемаларны чишәргә ярдәм итә.Әлмәттә видеоаналитика NtechLab пилот проекты буларак тормышка ашырыла, барлыгы йортларда һәм балалар бакчаларында 25 камера урнаштырылган.
ТР Гидрометүзәк хәбәр иткәнчә, 20 февральдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кар явачак.Җил 4-9 м/с. Минималь температура төнлә -7..-10º, максималь көндез -4..-7º. Юлларда бозлавык.
Эшлекле дүшәмбедә "ГУАД" МУП җитәкчесе Альберт Халяпов чыгышы тыңланды. Ул 2017 елда кварталара биләмәләрне кардан чистарту һәм башкалар турында исәп-хисап тотты. Киңәшмәне район башлыгы Айрат Хәйруллин үткәрде.
Әлмәтнең пенсия фонды идарәсе Татарстанда иң эреләрнең берсе санала. Әлмәт җирлегендә 54860 пенсионер исәпләнә, шуларның 10897се - эшләүче пнсионерлар.
19 февральдә 9.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр Татарстанда ата-аналар өчен "кайнар линия" оештырыла. Белем бирү өлкәсендә балаларның хокукларын яклауда системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау, шулай ук балаларның беренче сыйныфка укырга баруы мәсьәләләрендә ата-аналарга консультатив ярдәм күрсәтү максатларында ТРда бала хокуклары буенча Уполномоченный аппаратында узачак «кайнар линия»гә түбәндәге телефоннар аша шалтыратырга була: 8(843) 236-61-26, 236-61-24, 236-61-49.
Шимбә көнне , 17 февральдә , 100 дән артык кеше «Центр развития ребенка – детский сад №36 «Волшебный дворец»ка юнәлде. Аталар советы һәм «Боевое братство» оешмасы белән берлектә «Аҗаган» узды. Анда әти-әниләр һәм балалар ярыштылар.
16 февраль көнне XIV «Сәламәтлек» спартакиадасы кысаларында «Татнефть» спорткомплексында спорт бильярды буенча уздырылган ярышларда барлык сәламәтлек саклау учреждениеләре дә катнашты.
Татарстанда кече шәһәрләр һәм кешеләр яши торган тарихи урыннарны төзекләндерү буенча проектларның федераль бәйгесендә катнашачак торак пунктлар билгеле булды. Татарстан Президенты ярдәмчесе Н.Фишман федераль бәйгедә катнашучылар арасында Чистай һәм Алабуга шәһәрләрен атады.
Кече шәһәрләр һәм кешеләр яши торган тарихи урыннарда халык саны 100 меңнән артык булмаска тиеш, дип аңлаткан Н. Фишман.
Аның сүзләренчә, проектны тормышка ашыру өчен Россия Хөкүмәте 5 млрд сум акча бүлеп бирәчәк. Проектка шәһәрнең мәдәни һәм тарихи мирасын өйрәнү керергә һәм аны халык хупларга тиеш. Бәйгедә 60 кече шәһәр җиңүче булачак. Аларның егермесе тарихи урын булырга тиеш.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “юл картасын” әзерләү өчен, бәйгене әзерләү һәм уздыру үзенчәлекләре турында муниципаль берләшмә башлыкларына сөйләргә йөкләде.
Татарстанда 255 объекттан социаль ипотека буенча 122 йорт төзелеп беткән диярлек. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин сөйләде, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.
Фәйзуллин сүзләренчә, әлеге программа буенча 65 йорт хәзерге вакытта уртача дәрәҗәдәге әзерлектә. Тагын 68ен әле төзи генә башлаганнар.
Бүген “Салават Күпере” микрорайонында 220 социаль ипотека хуҗасы өчен булган 12-3 йорты Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән барлык кирәкле документларны алуы билгеле булды.
Көнүзәк сораулар җирле урында да тикшерелде.