Әлмәтлеләргә 2018 елда ана капиталы программасының киңәйтелүе турында хәбәр итәләр

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

2018 елдан балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән берничә программа гамәлгә ашырылачак. Беренчедән, “Ана капиталы” 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылса, икенчедән, “капитал”ны мәктәпкәчә белем алуга юнәлтүдә өч еллык мораторий алына һәм соңгысы – “Ана капиталы”н өлешләп алып булу мөмкинлеге. 

Русиядә даими яшәүче гаиләләр, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң икенче бала туган яки уллыкка алынган очракта, “Ана капиталы”н бала яшь ярымга җиткәнче айлык түләүләр итеп алырга мөмкин. Әмма моңа бары тик хезмәткә яраклы яшьтәге халыкның уртача кереме яшәү минимумыннан 1,5 тапкырга артмаган гаиләләр генә дәгъва кыла. Бу – Татарстанда кеше башына 13713 сум дигән сүз. Җан башына караган уртача керемне исәпләгәндә гаилә әгъзаларының 12 ай эчендә алынган барлык кереме исәпкә алына.

“Ана капиталы” хисабыннан гаиләдәге икенче балага түләнә торган сумма, гаиләдәге беренче балага тәгаенләнгән яңа түләү кебек үк, 8490 сумны тәшкил итә.

Түләүләр ай саен гаризада күрсәтелгән счетка күчә. Ул бер елга билгеләнә һәм, балага 1,5 яшь тулганчы алу өчен, документларны кабат җыярга кирәк.

Айлык түләүләргә дәгъва кылу өчен, бала яшь ярымга җиткәнче мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аны җирле пенсия фонды бүлегенә дә, күпфункцияле үзәкләр аша да биреп була. Әлеге түләүләргә ия булу өчен бала туу (яки уллыкка алыну) турындагы таныклык, РФ гражданлыгы, 12 айлык керем турында белешмә, банк реквизитлары кирәк.

Әгәр түләүләрне алу өчен балага 6 ай тулганчы мөрәҗәгать итсәгез, пособие бала туган көннән алып, башка айлар өчен дә исәпләнә. Әгәр бала туып, 6 ай узганнан соң гына мөрәҗәгать керсә, түләүләр шул мөрәҗәгать көненнән генә билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International