ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Әлеге бәйрәм җәмәгатьчелек игътибарын граждан­нар һәм оборонаны як­лаучы милли хезмәтләр та­рафыннан үтәлгән мө­һим бурычларга – гомер­не һәм тирә-як мохитне коткарып калуны җәлеп итүгә омтыла. Аның тарихы 1931 елда башлана, Парижда берни­чә дәүләт инициативасы буенча “Женева зонасы Ассоциа­циясе” оеша. Аның бурычы барлык илләрдә дә “куркынычсызлык зона­сы”на нигез салу була. Ахырдан Ассоциация Халыкара гражданнар оборонасы оешмасына үзгәртелә. 

27 февраль көнне Яшь техниклар станциясендә "Бинилект иле" Казан үзәге ярдәме белән "Модельләштерү - укучыларны иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү формаларының берсе" темасына "Осталар иле" сәнгать юнәлешендә эшләүче өстәмә белем бирү укытучылары өчен республика семинары узды.

Матч исәбе - 3:4. Шулай итеп Әлмәтнең "Нефтянигы" Югары хоккей лигасы финалының дүрттән бер өлешенә чыкты. 


28
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алуның өстенлеге вакыт кыскаруда, дәүләт әгъзаларында булган документларны кабат тапшырмауда, дәүләт хезмәтен Интернет челтәре аша  теләсә кайсы урыннан җайлы вакытта алып булуда, ә шулай ук  дәүләт хезмәтен курсәтү барышы турында мәгълүматны алу һәм  коррупция  очракларын киметү мөмкинлекләре булуда тора. Дәүләт хезмәтен күрсәтү иң алдан башкарыла.

Төзекләндерү  концепциясе буенча сөйләшү  2 март көнне Яшьләр үзәгендә 18.00-20.00 сәг. кадәр узачак. (Адрес:Ленин ур. 21 нче йорт).

Иртәгә, 1 мартта, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явымсыз.  Минимальная температура төнлә һәм көндез  -22..-25º, аязганда   -30º; максималь температура көндез  -12..-15º. Юлларда бозлавык.

Салкында өшемәү өчен эшкә баручыларга, саф һавага чыгучыларга (урамда эшләүчеләр дә бар бит) җылы киенергә – тышка чыгар алдыннан берничә кат җылы кием кияргә кирәк. Ул тар, тыгыз булырга тиеш түгел. Бу, шулай ук, аяк киеменә дә кагыла. Тыгыз итекләр, ботинкалар кигәндә кан йөреше бозыла һәм аяклар тизрәк өши.

 

Әлмәт районында  федераль  партия проекты кысаларында  акция старт алды. Районда һәм шәһәрдә тематик кабул итүләр, очрашулар уза. Алар барышында гаиләләргә яңа законнар, дәүләт ярдәме турында аңлаталар.

ТР Инвестицияләр үсеше Агнетлыгы сайтында  «Интерактивная схема размещения объектов транспорта и распределения газа ООО "Газпром трансгаз Казань“ по Республике Татарстан» https://gp.gismart.ru.порталы эшли. Әлеге  интернет-ресурс ярдәмендә заявка калдырырга була.

Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы социаль пенсияне индексацияләү инициативасы белән чыккан. Россия хөкүмәте карары проектыннан аңлашылганча, 1 апрельдән социаль пенсиянең күләме 2,9 процентка артырга мөмкин.«2018 елның 1 апреленнән индексацияләү 3,9 миллионга якын пенсионерга (шуларның 3,1 миллионы – социаль пенсия алучылар) кагылачак», – диелә документның аңлатма өлешендә.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International