Әлмәт пенсионерларына 1 апрельдән булачак индексация турында хәбәр итәләр

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы социаль пенсияне индексацияләү инициативасы белән чыккан. Россия хөкүмәте карары проектыннан аңлашылганча, 1 апрельдән социаль пенсиянең күләме 2,9 процентка артырга мөмкин.

«2018 елның 1 апреленнән индексацияләү 3,9 миллионга якын пенсионерга (шуларның 3,1 миллионы – социаль пенсия алучылар) кагылачак», – диелә документның аңлатма өлешендә.
Әлеге документтан аңлашылганча, социаль пенсиянең уртача күләме 255 сумга артачак һәм ул 9062 сумны тәшкил итәчәк.
Социаль пенсияне индексацияләүгә тотылган чыгымнар аена – 1,07 млрд сумны, ә ел ахырына кадәр (апрельдән алып декабрьгә кадәр) 9,6 млрд сумны тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International