Әлмәттә өстәл теннисы буенча Бөтенроссия турниры узды

2018 елның 6 марты, сишәмбе

2-4 мартта Өстәл теннисы спорт мәктәбендә 2005 елда һәм аннан соң туган егетләр һәм кызлар, шулай ук 40 яшькә кадәр һәм 40 яшьтән олырак ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында мәктәпнең директоры Бабаев Виктор Николаевичның 70-еллыгына багышланган өстәл теннисы буенча Бөтенроссия турниры узды.

2005 елда туган малайлар арасында 1нче урынны Урманов Игорь (Әлмәт) яулады. 

2005 елда туган кызлар арасында 1нче урынга Тихонова Евгения (Түбән Кама) чыкты.

40 яшькә кадәр ир-атлар арасында 1нче урынны Чмелев Родион (Уфа) яулады.

40 яшькә кадәр хатын-кызлар арасында 1нче урын Пигалева Юлиягә (Әлмәт) бирелде.

40 яшьтән олырак ир-атлар арасында 1нче урынга Матиос Василий (Яр Чаллы) чыкты.

40 яшьтән олырак хатын-кызлар арасында 1нче урынны Хасанова Гөлназ (Әлмәт) яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International