18 март көнне Әлмәт картиналар галереясы әлмәтлеләрне күргәзмәләргә һәм мастер-классларга чакыра.
18 март көнне Ленин мәйданында Россия җырчысы Нюша һәм татар эстрадасы йолдызы Элвин Грей концерты уздырылу белән бәйле 16.00 сәгатьтән алып 23.00 сәг. кадәр Ленин урамында Муса Җәлил урамыннан алып Радищев урамына кадәр участокта хәрәкәт чикләнү планлаштырыла.
18 мартта Ленин мәйданында әлмәтлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен Россия җырчысы Нюша һәм татар эстрадасы йолдызы Элвин Грей концерты узачак.
Хатын-кызлар консультациясе бинасында капиталь ремонт башлану сәбәпле 19 марттан хатын-кызларны Тельман урамы, 61 адресы буенча урнашкан балалар поликлиникасы бинасында кабул итәчәкләр.
Бүген Габдрахман авылында зур бәйрәм – өр–яңа “Ландыш” балалар бакчасы ачылды. 60 урынга исәпләнгән бакча Президент программасы буенча төзелде. Ә якташлары Шәфәгать Тәхаветдинов һәм Җәләевләр гаиләсе матди-техник база өлешендә, затлы җиһазлар белән тәэмин итүдә зур ярдәм күрсәткән. Тантаналы ачуда район башлыгы Айрат Хәйруллин да катнашты. Ул “Ландыш”ның иң заманча балалар бакчасы булуын билгеләп үтте.
Салым инспекциясе хезмәткәрләре белән очрашуга район башлыгы Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, шәһәр предприятиелары һәм иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре килде. Җыелышта 2017 елга нәтиҗәләр ясалды, агымдагы елга максатлар билгеләнде.
"Ландыш" балалар бакчасы тантаналы рәвештә ачылганнан соң район башлыгы Айрат Хәйруллин Габдрахман авылындагы урта мәктәптә булды, укучылар һәм укытучылар белән әңгәмә алып барды. Габдрахман авылының урта мәктәбе 1972 елда төзелгән. Бүгенге көндә мәктәптә уңышлы укыту-тәрбияләү процессын алып бару өчен ярдәм итә торган яхшы матди-техник база бар. Мәктәптә 108 бала укытыла, 19 укытучы эшли. Нефтьчеләрнең тырышлыгы ярдәмендә мәктәптә капиталь ремонт үткәрелде. ТР Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шафагат Фахразович Тахаутдинов зур спонсорлык ярдәмен күрсәтә.
Иртәгә, 17 мартта, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә аз гына кар явачак, буран; көндез урыны белән кар төшәчәк. Минималь температура төнлә -11..-16º, максималь температура көндез -8..-11º. Юлларда бозлавык.
14 мартта Татарстан Республикасында иҗтимагый киңлекләрен төзекләндерү буенча онлайн тавыш бирү - ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының уртак проекты башланды.
Әлмәт мәшьгульлек үзәге эш бирүчеләр янына аларның тарафыннан инвалидларны җиһазландырылган эш урыннары белән тәэмин итү һәм инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урынын җайландыру буенча ышанычлы мәгълүматны бирү буенча бурычларын үтәүне контрольдә тоту максаты белән барып йөри.