"Ландыш" балалар бакчасы тантаналы рәвештә ачылганнан соң район башлыгы Айрат Хәйруллин Габдрахман авылындагы урта мәктәптә булды, укучылар һәм укытучылар белән әңгәмә алып барды.
Габдрахман авылының урта мәктәбе 1972 елда төзелгән. Бүгенге көндә мәктәптә уңышлы укыту-тәрбияләү процессын алып бару өчен ярдәм итә торган яхшы матди-техник база бар. Мәктәптә 108 бала укытыла, 19 укытучы эшли. Нефтьчеләрнең тырышлыгы ярдәмендә мәктәптә капиталь ремонт үткәрелде. ТР Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шафагат Фахразович Тахаутдинов зур спонсорлык ярдәмен күрсәтә.