ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2018 ел
якшәмбе

Башка шәһәрләр белән беррәттән Әлмәт муниципаль районы Россия Федерациясе Президентының сайлау кампаниясенә кушылды. Төгәл иртәнге сигездә тавыш бирүчеләр өчен 116 сайлау участогы ишекләрен ачты.

Бүген, 18 мартта, илебездә Россия Федерациясе Президентын сайлаулар уза. Шәһәр һәм районда яшәүчеләр бөтен ил белән бергә киләсе алты елга үсеш курсын сайлаячаклар. Барысының да гражданлык бурычыбыз - сайлауларга киләргә һәм тавыш бирергә. 

Бүген, 18 мартта без Россия Федерациясе Президентын сайлаячакбыз. Шәһәр һәм район территориаль сайлау комиссияләре, участок сайлау комиссияләре, Россия законнарын үтәп, сайлау кампаниясен үткәрү, гражданнарның үз ихтыярларын белдерүне контрольдә тоту өчен оештырылган.

18 март көнне Ленин мәйданында Россия җырчысы Нюша һәм татар эстрадасы йолдызы Элвин Грей концерты уздырылу белән бәйле 16.00 сәгатьтән алып  23.00 сәг. кадәр Ленин урамында  Муса Җәлил урамыннан алып Радищев урамына кадәр участокта хәрәкәт чикләнү планлаштырыла.

18 мартта Ленин мәйданында әлмәтлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен Россия җырчысы Нюша һәм татар эстрадасы йолдызы Элвин Грей концерты узачак.

Бүген, 18 мартта, болытлы һава торышы көтелә. Кар, юеш кар, урыны белән көчле кар; буран, бозлавык. Минималь температура төнлә -12..-16º, максималь температура көндез  -6..-9º. Юлларда бозлавык.


17
март, 2018 ел
шимбә

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты. Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 16 мартка республикада 742,3 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган (планның 30,9 %ы), үткән елның шушы чорына карата 140%.

18 март көнне Әлмәт туган якны йөрәнү музее даими экспозицияләр һәм вакытлы күргәзмәләрне карарга чакыра. Шулай ук музейның кунаклары өчен экскурсияләр һәм мастер-класслар оештырылачак.

"Кванториум" балалар технопаркы 18 мартта 15.00 сәгатьтән алып 18.00 сәгатькә кадәр Тимирязев урамы, 20 адресы буенча узачак VR мастер-классына чакыра. #ДобрыйАльметьевск беләзеге ирекле керү мөмкинлеген тудырачак.

18 март көнне автомобильдә йөрүчеләргә #ДобрыйАльметьевск беләзеген күрсәтү Әлмәттәге  «Татнефть» ГАҖ компаниясенең ягулык салу станцияләрендә нефть продуктларына 4% һәм газ продуктларына 6% ташлама белән кулланырга мөмкинлек бирәчәк. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International