Әлмәт мәшьгульлек үзәге инвалидларны эш белән тәэмин итүне контрольдә тота

2018 елның 16 марты, җомга

Әлмәт мәшьгульлек үзәге эш бирүчеләр янына аларның тарафыннан инвалидларны җиһазландырылган эш урыннары белән тәэмин итү һәм инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урынын җайландыру буенча ышанычлы мәгълүматны бирү буенча бурычларын үтәүне контрольдә тоту максаты белән барып йөри.

Хәзерге көнгә 18 буш эш урыны бар. Бу эш бирүчеләргә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын җиһазландыруга тотылган акчаларны кайтаруга юнәлтелгән килешү кысаларында җиһазландырылган эш урыннары. Сүз уңаеннан, шул акчаны каплау күләме 1 эш урыны өчен 72 мең 690 сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International