Сайлауларда катнашып, «#ДобрыйАльметьевск» браслетына ия булганнар "Кванториум"га иркен рәвештә кереп, VR-технологияләр буенча мастер-классларда катнашу хокукына ия булды. Туган якны өйрәнү музеенда да кызыклы программа тәкъдим ителде. Монда да «#ДобрыйАльметьевск» браслеты бушлай керергә ярдәм итте.
Картиналар галереясындагы мастер-классларда да балалар күп иде. Шулай ук "Татнефть" ягулык салу станциясе хезмәтләреннән файдаланучылар да 4 процентлы ташламага сөенделәр.
Әлмәтле Наҗия Насыйбуллина өчен бүген икеләтә бәйрәм. Аңа бүген – 90 яшь. Тыл ветераны Наҗия әби моңарчы булган сайлауларның берсен дә калдырганы юк. Бүген дә ул Россия Президентын сайлауларда катнашты. Бу юлы ул тавышны өендә генә бирде. 776 нчы сайлау участогыннан урна белән аның өенә килделәр.
Наҗия Фазлыйәхмәтовна күпне күргән. Югары Мактамада биш балалы гаиләдә дөньяга килгән. Әтисе сугышта һәлак булган. Сугыш чорында колхозда эшләгән, фермада дуңгыз, сарыклар караган, Ширәмәткә урман кисүгә җибәрелгән, “Нефтяник” колхозында сыер сауган, чебешләр караган. Кыскасы, башкармаган эше калмаган дисәң дә була.
Әлмәтлеләр гражданлык бурычларын үтәүләрен дәвам итә. Сәгать 12 гә шәһәр буенча 36931 сайлаучы тавыш биргән. Бу 33,33 процент дигән сүз. Районда 45,77 процент кеше сайлауларга килгән. Бу хакта шәһәр территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Татьяна Ершова җиткерде. Колшәриптә исә 45 проценттан артык кеше тавыш биргән.
Әлмәт районында бүген барлыгы 824 инвалид яши. Алар да илдәге төп сәяси вакыйгадан читтә калмый. Шушы минутларда быел 80 яшьлек юбилеен билгеләп узучы Чәчкә Зәйнуллина да үзенең гражданлык бурычын үтәп, өендә тавыш бирде.Гомере буе Әлмәттә яшәгән һәм нефтьчеләр төбәгендә туып үскән Чәчкә апа тормыштан тулысынча канәгать:– Мөмкинлегем чикле булса да, бүгенгебезгә дә, язмышыма да мең рәхмәтле. 3 яшемдә сәкедән килеп төшеп, умыртка баганама бик зур зыян килә. Яшь чакта таякларга таянып йөрдем. Коляскага утыруыма әле 10 гына ел. Дәүләткә һәм хәзер алып барылган вәзгыятькә рәхмәт. Бездә инвалидларга зур игътибар бирелә. Элек безнең ишеләрне бар дип тә белмәделәр, – дип сөйләде шәһәрдәшебез.
“Нефтьче” Мәдәният сараенда 800 нче сайлау участогы урнашкан. Район башлыгы Айрат Хәйруллин да биредә тавыш бирде. Журналистларга биргән әңгәмәсендә ул бүгенге көннең ил, республика һәм шәһәр өчен дә әһәмияткә ия булуын ассызыклады. – Быел күзәтүчеләр саны да күп – 350 дән артык. Активистларның сайлауларның үтә күренмәле, чиста баруына күзәтчелек итүе бик яхшы. Әлеге игътибар Россия Президенты сайлауларының никадәр җитди, мөһим вакыйга булуын тагын бер кат ассызыклый. Бездә “Татнефть” ААҖ белән төрле программалар тормышка ашырыла. Төзекләндерү, капиталь ремонт, парк-скверлар, авыл инфраструктурасын үстерү дәвам итә, – диде район башлыгы.
Әлмәт муниципаль районындагы 116 сайлау участогының һәрберсендә беренче тапкыр сайлауларда катнашканнарны тәрбиячәкләр. Аларга истәлекле сувенирлар бүләк итәчәкләр. Даниф Сафин аларның берсе: - Беренче тапкыр тавыш бирәм. Сайлау участогында шулкадәр күп кеше булыр дип уйламадым.
18 мартта шәһәр һәм районның сайлау участокларына беренче тапкыр тавыш бирер өчен 2200 яшь гражданин киләчәк. Шуларның берсе, Виктория Худякова: - Мин беренче тапкыр тавыш бирәм. Дулкынландыра. Беренче тапкыр шулкадәр халыкны күрәм. Мин әти-әни белән килдем. Минем иң зур теләгем - баш өстендә чиста, тыныч күк. Безнең тормышка кирәкле барлык нәрсә бар. Үсәргә, камилләшергә, кешеләргә, Ватаныбызга файда китерергә кирәк.
Сәгать 10 га беренче нәтиҗәләр ясалды. Шәһәр территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Татьяна Ершова әйтүенчә, шәһәр буенча 14 меңнән артык сайлаучы тавыш биргән инде. Бу 13 процент тирәсе. Район халкы һәрвакыттагыча актив. Биредә 21 процент, ягъни 8,5 меңнән артык кеше тавыш биргән. Иң күп тавышны әлеге вакытка Түбән Абдул җирлеге җыйган – 40 проценттан артык. Шулай ук нәшатлылар исемлегендә Рус Акташы, Сиренькино, Иске Михайловка, Ямаши, Тайсуган, Багряж-Никольск, Бута, Васильевка, Елховой авыл җирлекләре.
Иртәнге сигездә шәһәрнең сайлау участоклары ачылды. Шуларның иң зурларының берсе - 771нче участок 1нче мәктәптә урнашкан. Бүген үзләренең конституцион хокуклары белән кулланыр өчен 2000гә якын кеше киләчәк. Беренче тапкыр аларның тавышларын сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексы санаячак. Шәхси сакчылык предприятиесында эшләүче Рәмзия Фәрхетдинова беренчеләрдән булып сайлауга килде.
Сайлаулар көнен бәйрәмгә әйләндерү өчен нефтьчеләр башкаласында зур тырышлык куелды.Һәрбер сайлау участогында тәм-том сатулар оештырылды. Концерт номерлары белән чыгыш ясаучылар да бар. Урамнарда оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләре дә игътибарны җәлеп итәрлек. Алар бәяләрнең түбән булуы белән аерылып тора. Мисал өчен, “Нефтьче” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда кәбестәнең килосы 14, бәрәңге 18, суган 19, кишер 15,50 сумнан тәкъдим итеп торалар иде. Шушында ук бал, тавык ите һәм башкалар да сатуга куелган иде.