Эшлекле дүшәмбедә ФБУЗ «Центр гигиены и эпидемиологии в РТ (Татарстан) в Альметьевском районе и в городе Альметьевск" баш табибы Айдар Тухватуллин чыгышы тыңланды.
Дүшәмбе киңәшмәсе Кемеровода янгында һәлак булучыларны искә алу белән башланып китте. Башкарма комитетның эшмәкәрләр белән эшләүче бүлеге җитәкчесе вазифасын башкару 26 марттан Венера Ахметовага тапшырылганлыгы турында хәбәр ителде. Район башлыгы яңа җитәкчегә уңышлы эшчәнлек теләде. Экологик икеайлык башлануы турында доклад белән шәһәр башкарма җитәкчесе Ленар Вәлиев чыгыш ясады.
24 март көнне бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләп узылды. Сәламәтлек саклау идарәсендә әлеге уңайдан медпрофилактика үзәге белгечләре белән традицион брифинг узды. Чара барышында көнүзк сораулар каралды.
Бүген 26 март көнне 15.00 дән 19.00 сәг. вакытта Әлмәттә тикшерү бүлеге бинасында ( 8 Мартур, 21а йорты) Тикшерү бүлеге ңитәкчесе, юстиция подполковнигы Алексей Алексеевич Бычков халыкны кабул итә.
21- 25 мартта ДЮСШ “Альметьевск”командасы “ФК Уфа” Кубогына дуслык матчында катнаштылар. Ярышларда команда ФК “Виктория” ( Самара), “Чкаловец” (Новосибирск) и “Уфа”командаларына каршы тордылаар. Өч очрашу нәтиҗәсендә Әлмәт командасы өченче урынга чыкты.
ГТО эгидасы астында 4 нче мәктәптә укучылар арасында оригиналь ярышлар узды. 25 иң көчле малайлар һәм кызлардан торган командалар иң яхшы мәктәпне билгеләделәр.Нәтиҗәдә беренче урынны №2 лицей яулап алды, икенче урын №25 мәктәптә, 25 нче мәктәп - икенче урында, татар гимназиясе - өченче.
24 март көнне «Нефтьче» мәдәният сарае каршындагы мәйданда мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре арасында «Язгы Ералаш" спорт бәйрәме узды. Чара бик мавыктыргыч һәм кызыклы узды. Нәтиҗәдә беренче урын 51,65,14,26нчы балалар бакчаларына, 2 нче урын 47,45,50,52 нче балалар бакчаларына тапшырылды. 49,58,36,35нче мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре өченче урынны яулады.
2007 елның 25 мартыннан Россиядә Мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.Бу бәйрәм җәмгыятьнең рухи үсешенә һәм бай мәдәни мирасны популярлаштыруга бәяләп бетергесез өлеш кертүчеләрне берләштерә. Мәдәният хезмәткәре көне безнең җәмгыятьнең бөтен тормыш катлавына кагыла. Бу театр, музей, китапханә, клуб, сәнгать мәктәпләре хезмәткәрләре көне.
"Өстәмә белем бирү һәм тәрбияләү өлкәсендә иң яхшы укытучы" һөнәри осталык бәйгесенең нәтиҗәләре билгеләнде. "Кешене тәрбияләргә" номинациясендә 12нче мәктәп укытучысы, сыйныф җитәкчесе Стефановская Наталья 2 урынны яулады.
ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә 2018 елда күп фатирлы торак йортларны капремонтлау программасын гамәлгә ашыруның барышы турында ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.