Әлмәт "Бобрята" командасы Мәскәүдә КВН уеннары финалында катнашачак

2018 елның 26 марты, дүшәмбе

17 марттан алып 23 мартка кадәр Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгенең "Бобрята" КВН командасы Мәскәү шәһәрендә үткән Бөтенроссия КВН балалар лигасы уеннарының ярымфиналында катнашты.

"Бобрята" КВН командасы Татарстан Республикасын тәкъдим итү хөрмәтенә лаеклы булды һәм II мактаулы урынны яулады, шулай ук Россиянең иң яхшы 20 командасы арасында "Иң яхшы мәзәк" номинациясендә диплом белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International