Бүген көн дәвамында Ленин мәйданына битараф булмаган шәһәрдәшләр чәчәкләр алып килә, фаҗигале төстә гомерләре өзелгән 64 кеше рухына шәмнәр куя.Якшәмбе көнне Кемеровода булган янгын хакында ишетмәгән һәм белмәгән кеше калмагандыр. Барлык шәһәрләр дә диярлек әлеге фаҗигагә кушылып, зур кайгыны уртаклаша. Бүген иртәдән бирле Әлмәтнең Ленин һәйкәле каршына йөзләгән кеше агылды. Уенчыклар, шәмнәр, язулар, чәчәк бәйләмнәре... Әйтерсең, шулар арасыннан балаларның җан өзгеч ялварулары әле дә яңгырый.