Әлмәт Мәшьгульлек үзәге укуларын тәмамлаган студентларны вакытлыча эш белән тәэмин иткән өчен чыгымнарның өлешен компенсацияли

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

2018 елда мәшгульлек үзәге һөнәри һәм югары уку йортларын тәмамлап, мәшгульлек үзәгендэ эш эзләүче буларак исэптә торучыларны вакытлыча эшкә алучыларга, чыгымнарының бер өлешен кире кайтара.

Уку йортын тәмамлаучылар дип - 18 яшьтән алып 20яшькәчә булган, һөнәри белем алып беренче тапкыр эш эзләүчеләр һәм югары уку йортын тәмамлауларына ике елдан да артык булмаган, беренче тапкыр эш эзләүчеләрне әйтәбез.

Вакытлыча эш белән тәэмин итү ул - вакытлы хезмәт урынына мәшгульлек үзәге тарафыннан эшкә җибәрелүчеләр.

Теләсә нинди оешма яки шәхси эшмәкәр эш бирүче була ала.

Кичәге студентны вакытлыча эшкә алып, аларга Рәсәй законнары буенча ким дигәндә ике минималь хезмәт хакы (2018 елның беренче январеннән 9489 сум) күләмендә акча түләчеләргә бер минималь хезмәт хакын тәшкил иткән , шулай ук иминият фондларына түләнгән сумма ботенләе белән кире кайтарыла.

Кире кайтару тәртибе:

Эш бирүче, мәшгульлек үзәгенә махсус формадагы гариза җибәрә. Шуңа кушып юридик зат яки шәхси эшмәкәр булып теркәлүен раслаучы таныклык күчермәсен һәм соңгы отчет коненә салымнар буенча буычлары булмавы турында белешмә бирегэ тиеш.

Халыкны эш белән тәэмин итү Үзәге гаризаларны карап, 7 эш көне эчендә килешү төзи, яки 10 эш көне эчендә килешүне кире кагу турында карар чыгарып эш бирүчегә җибәрә.

Эш бирүчегэ компенсансация түләү өчен түбәндәге документлар кирәк булачак:

эшкэ алу турындагы боерык, хезмэт килешүе, эшләнгән көннәргә табель ,иминият фондларына взносларны түләү йөкләмәсе, эшләүченең шәхси счетына хезмәт хакы күчерелүен раслаучы документлар.

Элеге кәгазьләрне алганнан соң, 5 эш көне эчендә мәшгульлек үзәге компенсацияне эш бирүчегә күчерә.

Килешү формасы һәм гариза үрнәген Үзәкнең сайтында - almattrud.ru,“Докумены. Бланки” өлешендэ табарга була.

Килешүләр төзү турында сорауларыгыз булса, халыкны эш белән тәэмин итү Үзәгенә, 109, 110 нчы бүлмәләргә мөрәҗәгать итә аласыз.

Элемтә өчен телефон: 32-34-94.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International