Радиация һәлакәтләр аркасында зарар күргән кешеләрнең авыруларын вакытында ачыклау һәм кисәтү, аларга кирәкле медицина ярдәмен күрсәтү максаты белән «чернобыльлеләрне» диспансер тикшерүләр үткәрелә.
Тирәнтен медицина тикшерүен Чернобыль атом станциясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен юк итүдә катнашкан кешеләр һәр яз саен 3нче Әлмәт шәһәре поликлиникасында узалар. Кагыйдә буларак, тирәнтен тикшерү шимбә көнне үткәрелә. Бу бик уңайлы, чөнки ял көннәрендә хастаханәгә килүчеләр юк диярлек. Шундый ук хәл узган шимбә көнне, 7 апрельдә дә булды.