Әлмәт картиналар галереясы әлмәтлеләрне 12 май көнне 11.00 сәгатьтә «Арт-Сабантуй 2018» күчмә бәйге-күргәзмәсенә нәтиҗәләр ясауга багышланган тантаналы чарага чакыра.
«Арт-Сабантуй» күргәзмәсе Идел-Урал регионындагы рәссамнарның иң лаеклы эшләрен җыйды. 9 апрельдән алып 9 майга кадәр күргәзмәдә катнашучыларның сәнгать.әсәрләре Әлмәт шәһәренең биналарында күрсәтелде. Бәйгедә җиңүче гади кешеләр тарафыннан сайланачак. Ошаган рәсем өчен күргәзмәнең мәйданнарында яисә аның рәсми сайтында http://www.art-sabantuy.ru/ тавыш биреп була.