Күп фатирлы йортларга һәм социаль-мәдәни объектларга капиталь ремонт буенча республика программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, быел барлыгы 5,3 млн.кв.метр мәйданда 995 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалачак. Бүгенгә конкурс процедуралары дәвам итә, смета хакының дөреслегенә экспертиза эше төгәлләнеп килә.
Мәгариф объектларына капремонт программасына 28 гомуми белем бирү оешмасы кертелгән, шулардан 16 муниципаль һәм 12 коррекцион мәктәп. 3 майга 25 учреждениедә эшләр бара. Бер объектта ремонт тәмамланган. Моннан тыш, 80 балалар бакчасында ремонт эшләре бара. Бер объект шулай ук тапшырылган.
2018 елда 14 балаларны савыктыру лагерена капиталь ремонт, 6 лагерь төзү һәм 1 лагерьга реконструкция ясау планлаштырылган. 3 майга капиталь ремонтның барлык объектларында да эшләр бара. 2 атна эчендә динамика – 24,8%. 9 объектата эшләр тәмамланган.
Азакта Рөстәм Миңнеханов документацияне үз вакытында әзерләүгә аерым игътибар итәргә өндәде. «Бу эшне тизләтергә кирәк. Барлык программаларыбыз буенча беркадәр документация булырга тиеш. Алайса, гел шушы проблемага абыначакбыз. Әгәр резервыбыз булса, без ел башланганда төзелеш сезонына кадәр үз вакытында барлык конкурс процедураларын уздыра алабыз. Әлеге теманы системалы нигезгә куярга кирәк. Бу юллар тармагына да кагыла», - диде Татарстан Президенты.
Чәчү кампаниясе барышы турында ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, бүген бөтен районнарда да уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне ашлау һәм тырмалау эшләре алып барыла. Булган 1 млн. гектардан эшләр 620 меңнән артык гектарда башкарылган. Уҗымнарны ашлау Зәй, Сарман, Әлки, Тәтеш районнарында тәмамланган.
Министр сүзләренчә, һава торышы чәчү эшләренә тәэсир итте. Әйтик, 2017 елда бу көнгә 423 мең гектарда чәчү эшләре тәмамланча, бүгенге көнгә республикадагы районнарның яртысы гына чәчү эшләренә кереште. Барлыгы 1,7 млн. гектардан 50 мең гектар мәйдан чәчелгән.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучылар игътибарын урыннарда барлык ресурсларны мобильләштерергә һәм чәчү эшләрен кыска вакытта төгәлләргә кирәклегенә юнәлтте. “Бу теманы катгый контрольдә тотарга кирәк”, - диде ул.
Алга таба актуаль мәсьәләләр урыннарда каралды.