7-9 май көннәрендә Камчаткадан Калининградка кадәр 800ләп кеше "Безнең тарих" халыкара бәйгесендә проектларын якладылар. Анда Әлмәт дәүләт нефть институты студентлары да катнашты. Студентлар 3 нче урынны яуладылар.
10 июнь көнне Әлмәттә «TimermantriathlonAlmet – 2018» чарасы узачак.
11 май көнне ТР буенча Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе вәкилләре эшлекле визит белән Әлмәт муниципаль районына киләчәк.
Әлмәт Мәшьгульлек үзәге Риза Фәхретдин урамы, 45 «А» адресы буенча урнашкан Шәһәр автомобиль юллары идарәсенә түбәндәге буш эш урыннарын тәкъдим итәр өчен күчмә Эш бирүче көненә чакыра.
Татарстанда балаларның юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнүләрен кисәтү максатыннан "Игътибар - балалар!" акциясе башланды. Ул 14 май - 3 июнь көннәрендә үтәчәк.
Акция кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү өчен рейдларга чыгачак. Юлда балаларны махсус кресло кулланып йөртү, машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирүенә игътибар ителәчәк. Шулай ук Татарстан дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ата-аналар өчен кисәтү акцияләре, җыелышлар үткәрергә ниятли. Ә сәламәтләндерү лагерьларындагы балалар өчен ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре төрле конкурс, викторина һәм башка чаралар әзерләгән. Мәгариф оешмалары һәм һәм сәламәтләндерү лагерьларына якын юллар да игътибарсыз калмаячак.
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшьгульлек һәм социаль яклау министрлыгы быел 1 майдан Россия Федерациясе территориясендә минималь хезмәт хакының 11 мең 163 сум тәшкил итүе турында хәбәр итә.
Әлмәтлеләр быел да «Үлемсез полк» акциясенә кушылды. Сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган әтиләре, бабалары, туганнарының фотолары белән алар «Нефтьче» Мәдәният сараеннан Ленин урамы буйлап узды. Дүртенче тапкыр уздырылучы әлеге акциядә быел 15 мең кеше катнашты. Алар арасында район башлыгы Айрат Хәйруллин, «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов һәм башка җитәкчеләр дә бар иде.
Бөек Җиңүнең 73 еллыгы быел да Ленин мәйданында бәйрәм ителде. 7 мең кешелек трибуна шыплап тулган, хәтта юл кырыйларында да атларга урын юк иде. Әлмәтлеләр 9 Майны әнә шулай бердәм булып чыгып бәйрәм итте. Бәйрәм барышы зур экранда трансляцияләнде. Мәскәүдәге парадка да әлеге экран аша тоташып, Россия Президентының котлавын да күрдек.
Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган чаралар Әлмәттә бүген иртән үк башланды. Әлмәт һәм Акташ район комиссариатларыннан 1941-1945 елларда фронтка 1840 кеше китә. Аларның 10131 енә генә кабаттан әйләнеп кайта. 8521 якташыбыз яу кырында батырларча һәлак була һәм хәбәрсез югала. Батырларның үлемсез булуын күрсәтеп, мемориаль үзәктә Мәңгелек ут яна.
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Сезне ихлас күңелдән изге бәйрәм — Бөек Җиңү көне белән тәбрик итәм! 9 май — һәрберебез өчен мәгънәле һәм дулкынландыргыч бәйрәм. Бу көнне Ватаныбызның данлы сакчыларын, фронтта һәм тылда геройларча фидакарь хезмәтләре белән Бөек Җиңү көнен якынайткан кешеләрне хөрмәтлибез һәм искә алабыз.