Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшьгульлек һәм социаль яклау министрлыгы быел 1 майдан Россия Федерациясе территориясендә минималь хезмәт хакының 11 мең 163 сум тәшкил итүе турында хәбәр итә.
Россия Федерациясенең Хезмәт кодексының 129, 133 номерлы мәкалә нигезендә хезмәткәргә түләнгән айлык хезмәт хакы закон буенча билгеләнгән минималь хезмәт хакының күләменнән кимрәк була алмый.