Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре!Сезне ихлас күңелдән изге бәйрәм — Бөек Җиңү көне белән тәбрик итәм! 9 май — һәрберебез өчен мәгънәле һәм дулкынландыргыч бәйрәм. Бу көнне Ватаныбызның данлы сакчыларын, фронтта һәм тылда геройларча фидакарь хезмәтләре белән Бөек Җиңү көнен якынайткан кешеләрне хөрмәтлибез һәм искә алабыз.
Кадерле ветераннар, тыныч күк йөзе, коточкыч сугышта илебезне азат итүгә керткән көчегез өчен сезнең алда баш иябез. Еллар үтәр, ләкин Бөек Җиңү турындагы хәтер мәңге истә калыр. Җиңүчеләрнең балалары һәм оныклары Ватаннарын яратыр, традицияләрне саклар һәм халыкның бөек батырлыгы турында һәрвакыт истә тотар, дип ышанам.
Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, күңел күтәренкелеге, тыныч күк йөзе телим!