Әлмәттә "Игътибар - балалар!" чарасы старт ала

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Татарстанда балаларның юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнүләрен кисәтү максатыннан "Игътибар - балалар!" акциясе башланды. Ул 14 май - 3 июнь көннәрендә үтәчәк.
Акция кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү өчен рейдларга чыгачак. Юлда балаларны махсус кресло кулланып йөртү, машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирүенә игътибар ителәчәк. Шулай ук Татарстан дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ата-аналар өчен кисәтү акцияләре, җыелышлар үткәрергә ниятли. Ә сәламәтләндерү лагерьларындагы балалар өчен ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре төрле конкурс, викторина һәм башка чаралар әзерләгән. Мәгариф оешмалары һәм һәм сәламәтләндерү лагерьларына якын юллар да игътибарсыз калмаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International