11 майдан алып 13 майга кадәр Әлмәттә «Татнефть» бүләкләренә грек-рим көрәше буенча XXIII бөтенроссия ярышлары узды. Ярышлар ике яшь категорияләре: олылар һәм яшүсмерләр арасында үткәрелде.
Ярышта катнашучыларны район башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Экзам Губайдуллин һәм башка кунаклар килгән иде.
1 урынны яшүсмерләр арасында 42 кг. авырлыкта Манукян Вачик, 45 кг. авырлыкта Тухбатуллин Ильдан, 48 кг. авырлыкта Давронов Хакимджон, олылар арасында 60 кг. авырлыкта Саматов Родион, 67 кг. авырлыкта Хайбуллин Рафаэль яуладылар. 2 урынга яшүсмерләр арасында 48 кг. авырлыкта Хасаншин Азат, 55 кг. авырлыкта Хайретдинов Максим, олылар арасында 60 кг. авырлыкта Давронов Азимджон, 67 кг. авырлыкта Гаджиев Рамазан чыкты. 3 урынны яшүсмерләр арасында 51 кг. авырлыкта Мустафин Аяз, 60 кг. авырлыкта Закиров Ришат, 92 кг. авырлыкта Саматов Дамир яуладылар.