Бүген «Альметьевнефть» НГДУның «Юность» ял итү базасында «Эко–мәктәп/Яшел флаг» халыкара программасын тормышка ашыру кысаларында VIII Бөтенроссия педагогик идеяларның эко-фестивале узачак.
Региональ һәм бөтенроссия дәрәҗәсендә экологик белем бирү буенча эш тәҗрибәсен тарату һәм халыкның экологик культурасын арттыру чараның максаты булып тора.